Центральная библиотека

"Солдат кухнясы"

#Россиядәукытучыһәмостазелы
#Татарстандамиллимәдәниятләрһәмгореф-гадәтләрелы
#Ватаннысаклаучыларкөне
#Әтрәклеавылкитапханәсе
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Мәдәният йорты белән берлектә бәйрәм чарасы үткәрелде. Бәйрәмебезгә Әфган сугышы ветераннары, Украинада бара торган сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларның, Армия сафларында хезмәт итүче солдатларыбызның гаиләләре чакырылды. "Заиковский" хуҗалыгы бу хөрмәтле авылдашларыбызга күчтәнәчләрен әзерләде. Авыл җирлеге башлыгы Газизянов Р.Ш. бәйрәм белән котлап, чараны ачып җибәрде, дөньядагы вәзгыять белән таныштырып үтте. Очрашуыбыз җыр, бию, шигырьләр, матур теләкләр белән аралашып барды. Авылыбызның ир-егетләре ике командага бүленеп, җитезлектә, осталыкта көч сынаштылар. Соңыннан, барыбыз бергәләп, "Солдат кухнясы" белән сыйландык.