Центральная библиотека

"Солдатта булган диләр"

#Россиядәукытучыһәмостазелы
#Татарстандамиллимәдәниятләрһәмгорефгадәтләрелы
#НаратлыКичүавылыкитапханәсе
#Ватаннысаклаучылар2023
22 февраль көнне Наратлы-Кичү авылы китапханәсе Исангол авылы клубы белән берлектә Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан "Солдатта булган диләр" дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Кичәдә авылның ир-егетләре катнашты. Балалар әтиләренә, бабаларына багышлап матур шигырьләр сөйләделәр, күңелле уеннарда катнаштылар. Армия сафларында Афганистанда хезмәт итүче авылдашларны да котлап үттек. Идиятуллин Самат Әхәт улы һәм Сираев Хамис Харрас улы Афган сугышы ветераннары. Аларны котлап автор-башкаручы, үзешчән композитор Ахметханов Рөстәм абый үзенең Афган сугышына багышланган җырларын бүләк итте. Кичәнең азагында бик күп теләкләр әйтелде, бергәләп җырлар башкарылды. Бәйрәм күтәренке рухта, җылы мөгаләмәдә үтте. 18 олы кеше, 10 бала катнашты.