Центральная библиотека

"Әфганстан - йөрәк ярасы"

#ГодпедагогаинаставникавРоссии
#Россиядәукытучыһәмостазелы
#ГоднациональныхкультуритрадицийвРеспубликеТатарстан
#Татарстанреспубликасындамиллимәдәниятләрһәмгорефгадәтләрелы
#Деуковскаясельскаябиблиотека
#Дәвекавылкитапзанәсе
Сугыш бетеп ничә еллар үткән,
Әле һаман сызлый яралар.
Сөйгәннәрен көтә тугры кызлар,
Ә улларын көтә аналар.
Эссе әфган җиле язмышларны
Телеп үтте, калды яралар.
Төшләремә керә каһәр сугыш,
Төшләремә керә Кандагар.
Тугыз ел, бер ай һәм унтугыз көн. Һәрвакыт күңелнең бер почмагына яшеренгән бу каһәрле саннарын февраль аенда аеруча зур үкенеч белән кабатлыйбыз без. Андагы мәхшәрне үз күзләре белән күргән, шунда катнашкан кешеләр генә бу бәхәсләргә кушылмый. Алар Хәтер белән яши. Югалган яшьлек, җуелган тынычлык, һәлак булган дуслар турындагы хәтер белән. Китапханәдә "Әфганстан - йөрәк ярасы" дип исемләнгән күргәзмә ясалды. Әхәт Гаффарның "771 аршын җир" китабы һәм газетадан җыелган материаллар белән балаларга аңлату эшләре алып барылды.