"Батырлык җырчысы"
#ГодпедагогаинаставникавРоссии
#ГоднациональныхкультуритрадицийвТатарстане
#Кадряковскаясельскаябиблиотека
15 февральдә Кадрәк авыл китапханәсендә М. Җәлилнең тууына 117 ел тулу уңаеннан "Батырлык җырчысы" дип исемләнгән әдәби кичә уздырылды. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты тагын бер кат искә төшерелде. Күргәзмәгә куелган китапларыннан шигырьләр укылды. Вакытлы матбугатта бастырылган мәкаләләре белән таныштырылды. "Моабит дәфтәре" дип исемләнгән видео язма күрсәтелде.