"Җәлил укулары"
#Россиядәукытучыһәмостазелы
#Татарстанреспубликасындамиллимәдәниятләрһәмгореф-гадәтләрелы
#ЯңаМәлкәнавылкитапханәсе
Яңа Мәлкән авыл китапханәсе китап укучылар белән Муса Җәлилнең туган көненә багышлап "Җәлил укулары" үткәрде. Китап сөюче дуслар белән шагыйрьнең шигырьләрен укыдык, китапларына күзәтү ясадык, Минзәләгә бәйле булган газета материаллары белән таныштылар. "Муса Җәлил эзләре буйлап" китап күргәзмәсе ясалды.
Ә инде 13 февраль көнне Яңа Мәлкән авыл китапханәсе "Ләйсән" балалар бакчасында герой - шагыйрь М. Җәлил иҗатын балаларга таныту максатында, "Патриот шагыйрь Муса Җәлил туган көн" исеме астында әдәби сәгать үткәрде. Китапханәче шагыйрьнең тормышы турында таныштырды, балалар өчен язылган шигырьләрен укыды.
Максат: М. Җәлилнең тормыш юлы һәм балалар өчен иҗаты белән таныштыру.