Центральная библиотека

"Муса Җәлил - халкым горурлыгы"

#Россиядәукытучыһәмостазелы
#Татарстандамиллимәдәниятләрһәмгореф-гадәтләрелы
#Әтрәклеавылкитапханәсе
15 февраль - татар халкының легендар шәхесе, үлемсез шигырьләре аркылы бөтен дөньяда танылу алган патриот - шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Әдәбият яратучылар Муса Җәлилнең лирик шигырьләрен дә, тоткынлыкта язганнарын да бик яратып укыйлар. "Сердәш" өлкәннәр клубы белән шагыйрьнең иҗатын, тормыш юлын яктырткан "Муса Җәлил - халкым горурлыгы" исемле китап күргәзмәсе белән таныштык. Гильмуллина Гөлгенә "Кызыл ромашка", Бәйрәмова Фәрсия апа "Дуска" исемле шигырен тәкъдим итте. Тоткынлыкта, Маобит төрмәсендә язылган шигырьләренең төп нөсхәләре урнаштырылган китабы укучыларны бигрәк тә кызыксындыра. Чараның максаты - Муса Җәлилнең иҗатын онытмау, укучыларга пропагандалау.