"Гыйлем күңел көзгесен ачар, күңелдәге караңгылыкны басар"
#ГодпедагогаинаставникавРоссии
#Россиядәукытучыһәмостазелы
#ГоднациональныхкультуритрадицийвРеспубликеТатарстан
#Татарстанреспубликасындамиллимәдәниятләрһәмгорефгадәтләрелы
#Деуковскаясельскаябиблиотека
#Дәвекавылкитапханәсе
Һәр елны 14 февральдән китап бүләк итү акциясе башлана. Әлеге изге гамәлгә һәркем кушылыр иде. Һәркайсыбызның өендә үзебез укып чыккан һәм башкаларга да укырга тәкъдим итәсе килгән китаплар бар. Без аларны җыеп китапханәгә тапшырсак, китапка яңа тормыш бүләк итәр идек. Ә инде китапханәдә ул үзенең укучысын һичшиксез табар. Безнең китапханәбезгә дә һәрдаим китаплар бүләк итеп торалар, ә без бик шатланып аларны кабул итәбез."Гыйлем күңел көзгесен ачар, күңелдәге караңгылыкны басар" дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды.