Центральная библиотека

Муса Җәлил

#ГодПедагогаиНаставникавРоссии
#ГодНациональныхКультуриТрадицийвТатарстане
#Подгорнобайларскаясельскаябиблиотека
Һәр милләттә исеме телгә алынуга ихтирам уята торган шәхесләр була. Муса Җәлил әнә шундый исемнәрнең берсе. Юк, ул исем генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символ да. Чөнки бу исемнең синонимнары булып батырлык, кыюлык, каһарманлык, талантлылык, ватанпәрвәрлек,тугрылык кебек тирән
мәгънәле сүзләр тора. Ул, чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә лаек кеше. Муса Җәлил диюгә, татар халкын, ә татар халкы диюгә М.Җәлил күз алдына килә. Без бүген Тауасты Байлар авыл китапханәсендә каһарман шагыйрь Муса Җәлил иҗаты белән якыннанрак танышып, иҗатына багышлап, викторина үткәрдек. Шигырьләрен укыдык. Муса Җәлил ул халкыбызның горурлыгы, аның исеме, шигырьләре мәңгелек,
ул һәрвакыт халык күңелендә яши. Барлык халыкларның сөекле улы Муса Җәлилнең исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган.