Центральная библиотека

"Китапны яратып бүләк ит! "

#ГодПедагогаиНаставникавРоссии
#ГодНациональныхКультуриТрадицийвТатарстане
#Гулюковскаясельскаябиблиотека
14 февраль- халыкара китап бүләк итү көне. Шушы бәйрәм хөрмәтенә "Китапны яратып бүләк ит! " дигән бөтенроссия акциясе булды. Бу акциягә безнең Гөлек авылы китапханәсе дә катнашты. Өлкәннәрне һәм балаларны бер-беренә, дусларына, туганнарына китап бүләк итәргә, яисә китапханәгә алып килергә чакырдык. Нәтиҗәдә берничә дистә китап җыелды. Җыелган китаплар төрле, төрле. Ә хәзер бу китаплар башка кешеләргә хезмәт итәчәкләр. Бу китапларның һәрберсен кабат-кабат яратып укый торган үз китап укучылары булачак.