Центральная библиотека

"Шаляпин моңы - безнең йөрәкләрдә"

#ГодпедагогаинаставникавРоссии
#Россиядәукытучыһәмостазелы
#ГоднациональныхкультуритрадицийвРеспубликеТатарстан
#Татарстанреспубликасындамиллимәдәниятләрһәмгорефгадәтләрелы
#Деуковскаясельскаябиблиотека
#Дәвекавылкитапханәсе
Казан - Фёдор Иванович Шаляпинның туган шәһәре. Монда ул туган, монда аның балачагы һәм яшүсмер чорлары узган, монда беренче тапкыр театр сәхнәсенә аяк баскан, бирегә ул күренекле җырчы булып танылгач та кайткан һәм Казан тамашачысы аны бик җылы кабул иткән. Һәр ел саен 13 февральдә, Ф. И. Шаляпинның туган көнендә казанлылар үзләренең данлыклы якташларын искә алу өчен аның һәйкәле янына җыелалар. Февраль ае- Казанда Шаляпин ае. "Шаляпин моңы - безнең йөрәкләрдә" дип исемләнгән презентация ясап аны укучы балаларга күрсәтеп, аңлату эшләре алып барылды