«Мин тормышка гашыйк!»
#Россиядәукытучыһәмостазелы
#Татарстандамиллимәдәниятләрһәмгорефгадәтләрелы
#НаратлыКичүавылыкитапханәсе
Бүген, 9 нчы февраль көнне китапханәдә татар шагыйре, Г.Тукай һәм М. Җәлил премияләре лауреаты Фәнис Яруллинның юбилеенә багышланган «Мин тормышка гашыйк!» дип исемләнгән әдәби кичә узды. Фәнис Яруллин каләменнән шигырьләр, повестьлар, пьесалар, әкиятләр чыга. Ул үзен борчыган нәрсәләр, хисләр кичергәннәре турында язган. Китапханәче аның авыр тормышы турында сөйләде һәм язучының иҗаты белән таныштырды. Аның китапларын барладык, төрле шигырьләрен укыдык. Кичә бик кызыклы һәм күңелле үтте. Катнашты 7 олы кеше.