"Мин тормышка гашыйк "
#ГодПедагогаиНаставникавРоссии
#ГодНациональныхКультуриТрадицийвТатарстане
#Гулюковскаясельская библиотека
Матур, матур җырлар, шигырьләр иҗат итүче, корыч ихтыярлы шагыйрь Фанис Яруллин 1938 елның 9 февралендә Баулы районы Кызылъяр авылында туган. Ул яшьли әтисез кала. 1942 елда сугыш кырыннан әтисенең һәлак булуы турында кәгазь килә. Әнисе Гафифә апа алты баланы берьялгызы үстерә. Фәнис абый сигез еллык мәктәп не авылда тәмамлый. Аннан монтерлар әзерләү курсын да укый. 3 ел монтер булып эшли.Армия сафларында хезмәт иткәндә турникта егылып умыртка баганасын имгәнә. Бу авыру Фәнисне гомер буена урын өстенә ега. Егерме яшьлек егетне бары тик яшәүгә булган омтылыш, ихтыяр көче генә тормышка кайтара. Ул шигырьләр яза башлый. Менә шулай итеп шагыйрьнең бик күп китаплары дөньяга туа тора. Гөлек авылы китапханәсендә "Мин тормышка гашыйк " дигән әдәби кичә үткәрдек.