Центральная библиотека

"Татарстан символлары"

#ГодпедагогаинаставникавРоссии
#ГоднациональныхкультуритрадицийвТатарстане
#Кадряковскаясельскаябиблиотека
7 февраль - Татарстан Республикасы Гербы көне.
Шул уңайдан Кадрәк авыл китапханәчесе, мәдәният хезмәткәрләре Җәмәк авылы "Салават күпере” балалар бакчасы тәрбиячеләре балалар өчен "Татарстан символлары" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Балаларга Дәүләт символлары: Герб һәм флагы, андагы төсләрнең ниләр аңлатуы турында сөйләнде. Канатлы барс легендасы укылды. Татарстанда яшәүче халыкларның милли йолалары, киемнәре, гореф- гадәтләре аңлатылды.
Максат: балаларга туган ягыңны белергә, танырга өйрәтү һәм мәхәббәт тәрбияләү