Центральная библиотека

"Азбука интернета"

#Россиядәукытучыһәмостазелы
#Татарстандамиллимәдәниятләрһәмгорефгадәтләрелы
#НаратлыКичүавылыкитапханәсе
#Безопасныйинтернет
Бүген интернет тормышыбызга шул кадәр нык итеп килеп керде, хәтта аннан башка тормышны күз алдына китерү дә авыр. Әлбәттә, интернет күп кенә эшләрне җиңеләйтте. Әмма уңай якларыннан тыш, күп кенә тискәре яклары да килеп чыкты. Интернет кешеләрне үзенә “йота” башлады, шул сәбәпле, бигрәк тә яшьүсмерләрдә психик тайпылышлар барлыкка килүен күрәбез. Төрле провакацион рекламаларга ышанып олы яшьтәге кешеләр акчаларын югалта, ә яшьләр гомерләрен дә югалта алалар. 7 нче февраль көнне Наратлы-Кичү китапханәсендә олы яшьтәгеләр өчен "Азбука интернета" дигән исем астында әңгәмә үткәрелде. Интернет белән сак кулланырга, язылганның дөреслеген тикшермичә ашыгыч эшләр эшләмәскә аңлатылды. Тематик папкадан да кирәкле мәгълүмат алынды. Әңгәмәнең төп максаты - интернеттан дөрес файдалану булды. Катнашты 5 кеше.