Центральная библиотека

"Интернет челтәрендә иминлек"

#Россиядәукытучыһәмостазелы
#Татарстандамиллимәдәниятләрһәмгорефгадәтләрелы
#Әтрәклеавылыкитапханәсе
Бүген интернет тормышыбызга шул кадәр үтеп керде, хәтта күпләребез аннан башка тормышыбызны ничек итеп тә күз алдына китерә алмыйбыз. Әлбәттә, интернет дигән "пәрәвез челтәре" бик күп кенә эшләрне җиңеләйтте, әмма, уңай якларыннан тыш, күп кенә тискәре яклары да бар икәнен күреп, ишетеп торабыз. Бу пәрәвез челтәре кешеләрне үзенә буйсындыра - "йота" башлады: бигрәк тә, әле ныклап формалашып бетмәгән яшүсмерләрдә психик тайпылышлар барлыкка килүен күрәбез, төрле провакацион рекламаларга ышанып кешеләр акчаларын гына түгел, гомерләрен дә югалта алалар. Шушы теманы үзәккә алып, китапханәче Мәдәният йортында "Интернет челтәрендә иминлек" дигән әңгәмә үткәрде. Чарада катнашучыларга буклетлар таратылды.Чараның максаты - алда әйтеп үткән куркыныч хәлләргә юлыкмас өчен интернетны дөрес итеп файдалану кирәклеген искәртү.