"Ак барслы герб"
#ГодПедагогаиНаставникавРоссии
#ГодНациональныхКультуриТрадицийвТатарстане
#Бикбуловскаясельскаябиблиотека
7 февраль Татарстан Республикасы Гербы көне. Ул ТР Югары Советы карары белән 1992 елда расланган.
Шул уңайдан Бикбау авылы китапханәчесе "Ак барслы герб" дип исемләнгән мәгълүмат сәгать үткәрде .Чарада балаларга гербның Дәүләт символы булуы, андагы төсләрнең ниләр аңлатуы турында сөйләнде, канатлы барс турында легенда укылды, герб рәсеме кәгазьгә төшерелде.
Максат: балаларда патриотик рух тәрбияләү .