"Татарстан дәүләт символлары"
#ГодПедагогаиНаставникавРоссии
#ГодНациональныхКультуриТрадицийвТатарстане
#Аюскаясельскаябиблиотека 7 февраль көнне Аю авыл китапханәсе Аю авыл гомумбелем бирү мәктәбендә "Татарстан дәүләт символлары" исеме астында информация сәгате үткәрде. Китапханәче символларның кабул ителү тарихы, дәүләт флагы һәм гербы, гимн турында мәгълүмат бирде. Символларның һәр дәүләт өчен мөһим шарт булуын аңлатты. Максат: укучыларда патриотик рух тәрбияләү.