Центральная библиотека

“Сулыклар – табигать күрке”

#ГодПедагогаиНаставникавРоссии
#ГодНациональныхКультуриТрадицийвТатарстане
#Аюскаясельскаябиблиотека #Экоурок Хәзерге вакытта экология дөньякүләм мөһим мәсьәләләрнең берсенә әверелде, бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга кече яшьтән үк экологик белем бирү әһәмиятле чара булып тора.
2 февраль, Халыкара сулык һәм сазлыклар көне уңаеннан, Аю авыл китапханәсе “Миләшкәй” балалар бакчасында “Сулыклар – табигать күрке” исеме астында экологик дәрес үткәрде. Китапханәче Ахметзянова В., Н.Мирзаханованың “Табигать кочагында» хикәясе аша балаларга сулыкларның әһәмияте, күл тирәсендә үсүче үсемлекләр, шул мохиттә яшәүче бөҗәкләр-җәнлекләр һәм кошлар турында сөйләде. Ә күлләрдә үсүче ак төнбоек чәчәгенең табигатьтә сирәк калган, югалып бара торган хайваннар һәм үсемлекләрне закон нигезендә саклаучы, Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелүен аңлатты.
Максат: балаларда табигатькә сакчыл караш һәм чисталыкны саклауны тәрбияләү.