Центральная библиотека

Ф. Хөсни

#Россиядәукытучыһәмостазелы
#Татарстандамиллимәдәниятләрһәмгорефгадәтләрелы
#НаратлыКичүавылыкитапханәсе
Фатих Хөсни, тулы исеме Фатих Хөснетдин улы Хөснетдинов — язучы-прозаик, әдәби тәнкыйтьче, публицист һәм драматург. Танылган әдип Фатих Хөснинең тууына 3 февральдә 115 ел тулды. Ф. Хөсни иҗат эшчәнлеген төрле жанрда сынап карый. Яшь вакытта шигырьләр яза, иҗатында драматургия, публицистика, әдәби тәнкыйть жанрлары да күренекле урын алып тора. Ә тора-бара хикәя (проза) жанрына күчә һәм хикәя остасына әверелә. Әдипнең "Йөзек кашы", "Минем тәрәзәләрем", “Берәү килә, берәү китә”, “Адәм балалары”, “Гыйльмениса”, “Без яшь идек...” әсәрләре хәзер дә яратып укыла. 3 нче февраль көнне китапханәдә "Фатих Хөсни үзе бер дөнья! " дип исемләнгән күргәзмә ясалды һәм китап укучыларга тәкъдим ителде. Әдипнең хикәяләрен искә төшердек, тормыш һәм иҗат юлы белән таныштык. Катнашты 6 олы кеше.