Центральная библиотека

Дәүләт гербы кабул ителгән көн

#ГодпедагогаинаставникавРоссии
#ГоднациональныхукультуритрадицийвТатарстане
#Кузембетьевскаясельскаябиблиотека
7 февраль Дәүләт гербы кабул ителгән көн. Бүген-3нче февраль көнне Хуҗәмәт авыл китапханәсе, мәдәният йорты яшүсмерләр белән дәүләт символикасы төрләре турында сөйләшүне дәвам итеп, Татарстан Республикасының гербы белән якыннан таныштык.
Татарстанның Дәүләт гербы 1992 елда кабул ителде.Герб Татарстан
флагы төсләрендә башкарылган, түгәрәк рәвешендә. Дәүләт гербында канатлы ак барс сурәтләнгән. Барс байлыкны һәм халыкның көчен белдерә. Аның тырнаклары һәм тешләре үткен, уң аягы бераз күтәрелгән. Димәк ул һәркемне саклый ала. Барсның ян – ягында калкан. Аңа кашкарый рәсеме төшерелгән. Калкан тынычлыкны белдерә, ә чәчәк – озын гомер билгесе. Яшел боҗра эчендә татар орнаменты чигелгән. Аста “ ТАТАРСТАН” сүзе язылган. Гербның авторы – Риф Фәхретдинов
Катнашты 8 яшусмер, 2 зур кеше