Центральная библиотека

“Фатих Хөсни- гүзәл мирас калдырган әдип"

#ГодПедагогаиНаставникавРоссии
#ГодНациональныхКультуриТрадицийвТатарстане
#Бикбуловскаясельскаябиблиотека
Язучы-прозаик, әдәби тәнкыйтьче, публицист һәм драматург Фатих Хөснинең тууына 115 ел. Ф.Хөсни төрле елларда Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә, "Казан утлары" журналы редколлегиясендә әгъза булып тора.Татар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен ул “Почет Билгсе“(1957), Хезмәт Кызыл Байрагы (1968), Октябрь Революциясе (1978) орденнары һәм берничә медаль белән бүләкләнә.
1972 елда " Гыйлъмениса һәм аның күршеләре" дигән китабы өчен Г.Тукай исемендәге ТР дәүләт бүләгенә лаек була .
1993 елда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән аңа "Татарстан Республикасының халык язучысы" дигән исем бирелә.
ТР Язучылар берлеге тарафыннан Фатих Хөсни исемендәге әдәби премия булдырылган .
Китапханәдә язучыны искә алып “Фатих Хөсни-
гүзәл мирас калдырган әдип" исемле күргәзмә куелды, иҗаты белән таныштырылды.