Центральная библиотека

"Яулар узды! Илгә исәннәрдә, үлгәннәр дә җырлап кайттылар"

#ГодпедагогаинаставникавРоссии
#Россиядәукытучыһәмостазелы
#ГоднациональныхкультуритрадицийвРеспубликеТатарстан
#Татарстанреспубликасындамиллимәдәниятләрһәм
гореф-гадәтләрелы
#Деуковскаясельскаябиблиотека
#Дәвекавылкитапханәсе
2 февральдә Сталинград өчен барган бәрелешләрдә җиңүгә 80 ел булды. Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларында бөек борылыш чоры буларак теркәлгән Сталинград кан коешы 1942 елның 17 июлендә башланып китә. 1943 елның 2 февралендә Идел буендагы шәһәр өчен сугышлар совет гаскәренең җиңүе белән тәмамлана. Татарстаннан 22 мең солдат һәм офицеры Сталинград өчен барган кан коешларда мәңгелеккә күзләрен йома. Дәвек башлангыч мәктәбендә "Яулар узды! Илгә исәннәрдә, үлгәннәр дә җырлап кайттылар" дип исемләнгән күргәзмә ясалды, һәм укучы балаларга аңлату эшләре алып барылды.