Центральная библиотека

"Сталинград: 200 көн һәм төн"

#ГодпедагогаинаставникавРоссии
#ГоднациональныхкультуритрадицийвТатарстане
#югарытәкермәнкитапханәсе
Югары Тәкермән авыл китапханәсе 2 һәм 3 сыйныф укучылары белән (җитәкчеләре Фархаева З.Р.) Сталинградны немец гаскәрләреннән азат итүнең 80 еллыгына багышланган "Сталинград: 200 көн һәм төн" дигән батырлык дәресе үткәрде. Дәрестә балалар "Павлов йорты", аны саклаучылар, Мамай курганы, Сталинград янындагы бөек борылышның әһәмияте турында әңгәмә тыңладылар, белемнәрен презентация ярдәмендә ныгыттылар.