"Җиңү җиңел бирелмәде"
#ГодПедагогаиНаставникавРоссии
#ГодНациональныхКультуриТрадицийвТатарстане
#Подгорнобайларскаясельскаябиблиотека
#Сталинградсугышы
Сталинград сугышы - Бөек Ватан сугышында иң зур бәрелешләрнең берсе. Бөек Ватан һәм Икенче Бөтендөнья сугышлары барышында төп борылыш башлануын тәэмин итеп, Сталинград янындагы сугышта немец гаскәрләрен тар - мар иткән. "Сталинградны саклаучыларның батырлыгы - ныклык һәм каһарманлык үрнәге буларак тарихка кереп калган. Без бүген китап укучылар белән 200 көн һәм төн дәвам иткән Сталинград сугышында Совет гаскәрләренең батырлыгы турында сөйләштек." Хәлиткеч Сталинград сугышы дигән хәтер сәгате үткәрдек. "Җиңү җиңел бирелмәде" исемле китап буенча китап укучыларга милләттәшләребезнен Сталинградны дошманга бирмәскә батырларча сугышлары турында аерым бүлекләр кычкырып укыдык." "Сталинград ская битва" дигән презентация карадык. Соңыннан совет солдатының күрсәткән батырлыгы турында фильм карадык.