Центральная библиотека

"Хәтер" сәгате

#Россиядәукытучыһәмостазелы
#Татарстандамиллимәдәниятләрһәмгореф-гадәтләрелы
#Блокадныйхлеб
#Әтрәклеавылкитапханәсе
Ленинград фронты, шәһәрнең тулы камалышы Бөек Ватан сугышының иң аянычлы, иң авыр, иң михнәтле чоры булып тарихта эзен калдырган. Бу чорны үз җилкәләрендә кичергән кешеләр хакында , аларның күргәннәрен , җан өшетерлек фактларны киләсе буыннар да онытмасын,кешелек яңадан бу хәлне кабатламасын өчен, һәр ел саен "Блокадный хлеб" исемле Бөтенроссия акциясе уза. Шушы акциягә кушылып, китапханәдә "Хәтер" сәгате үткәрелде. Мәдәният хезмәткәре Шайхуллин Расих абый Ленинград блокадасы турында сөйләде. Паек белән бирелгән 125 граммлы икмәк хакында, өлкәннәр белән бергә балаларның да күргән ачлык, ялангачлык, үлем янәшәсендәге тормыш хакында әңгәмә алып барылды. Акциядә катнашучыллар ул мәхшәрне кичерүче, ул чор нәниләре, бүгенге әби - бабайларның сөйләгәннәре белән уртаклаштылар.