"Аяусыз язмыш сынавы"
#Россиядәукытучыһәмостазелы
#Татарстандамиллимәдәниятһәмгорефгадәтләрелы
#Бикбауавылыкитапханәсе
27 январь көнне совет халкының кабатланмас батырлыгы һәм изге Ватанына тугрылык үрнәге буларак тарихка кереп калган. Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы - иң аянычлы вакыйгаларның берсе.Шул ук вакытта бу совет халкының ныклыгын, фашист илбасарларын җиңүгә ышанычын да күрсәтте. Кызганычка каршы, бу җиңү бик күп корбаннар бәрабәренә яуланды. Төньяк башкалабыз азатлыгы һәм, иң мөһиме, Бөек Ватан сугышының хәлиткеч борылышын тәэмин иткән канкойгыч бәрелешләрдә 2 миллион солдат һәм офицер батырларча һәлак булды.872 көнлек камалышта ачлыктан 632253 ленинградлының гомере өзелде. Фашизмны җиңгән каһарманнарыбыз батырлыгын безнең онытырга хакыбызюк!
Бикбау авылы китапханәсендә, Ленинград блокадасы сугышларында һәлак булган ватандашларыбызның батырлыгын онытмау максатыннан, "Аяусыз язмыш сынавы" исеме астында китап күргәзмәсе куелды, күргәзмәгә күзәтү ясалды, "900 көн Батырлык" дип исемләнгән Хәтер сәгате үткәрелде. Өлкән китап укучы Шәесламов Ринат абый документаль фактларга таянып бу көннәр турында сөйләде. Аннары чара "Блокадалы икмәк" Бөтенроссия Хәтер акциясе белән дәввм итте. "Блокадалы икмәк“ хәтер акциясенең төп символы - 125 грамм авырлыктагы икмәк кисәге - Ленинград блокадасы вакытында нәкъ менә шундый минималь икмәк бирү нормасы куелган. "Блокадалы икмәк" кисәге - ул символ, һәм иң мөһиме - Бөек Ватан сугышының героик һәм фаҗигале ввкыйгалары, ленинградлыларның батырлыгы һәм ныклыгы турында хәтеребездә саклау. Соңыннан һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдык. Кабызылган шәм Бөек Ввтан сугышы елларында һәлак булган барлык кешеләрнең истәлеген символлаштыра.