"Сталинград сугышы".
#Россиядәукытучыһәмостазелы
#Татарстандамиллимәдәниятһәмгореф-гадәтләрелы
#Сталинградсугышы
#Әтрәклеавылкитапханәсе
"Сталинград сугышы".
Ватан сугышының иң катлаулы,иң авыр фронтларының берсе булган Сталинград өчен барган сугыш турында китапханәдә күргәзмә ясалды. 200 көнгә якын барган канкойгыч бу сугышта ике яклап та миллионнарча кеше һәлак булган, шәһәр үзе бөтенләй җимерелеп беткән. Һәрбер квартал, һәр өй, һәр метр җир өчен күпме кан коелган. Икенче Бөтендөнья сугышында хәлиткеч җиңүле борылыш алган бу Сталинград эпопеясы үзенең масштабы буенча бөтен фронтлардан аерылып торган. Сугышчыларыбызның, гади халыкның батырлыгы беркайчан да онытылмаска тиеш. Укучы балалар белән китаплардан карап, видеофильм карап, ул чор балаларының күргән михнәтләре турында әңгәмә алып барылды.