Центральная библиотека

"Холокост корбаннары-мәңге хәтердә"

#ГодПедагогаиНаставникавРоссии
#ГодНациональныхКультуриТрадицийвТатарстане
#Подгорнобайларская сельскаябиблиотека
27 гыйнвар Холокост корбаннарын искә алу көне. Ерткыч сәясәт корбаннары булганнарны һәм бу мәхшәрне туктаткан батыр йөрәкле кешеләрне искә алу көне. Шул уңайдан бүген Тауасты Байлар авыл китапханәсендә "Холокост корбаннары-мәңге хәтердә" дигән хәтер сәгате үткәрдек. Китап укучылар белән берлектә бу фаҗиганең тарихы белән таныштык, расизм темасына әнгәмә үткәрдек. Кайгылы бу көнне, Холокост корбаннары турында безнең онытырга хакыбыз юк. Мондый геноцидлар җир йөзендә башка кабатланмасын дигән теләктә калдык.