Центральная библиотека

Музей - тәрбия учагы

#Россиядәукытучыһәмостазелы
#Татарстандамиллимәдәниятһәмгорефгадәтләрелы
#Тулбайавылыкитапханәсе
Музей - тәрбия учагы. Безнең тормыш буген генә барлыкка килмәгән. Аның үткәне, борынгысы,тарихы бар. Музейның кеше тормышында тоткан урыны зур, музейга килеп кергәч, үзеңне үткәнгә кайткан кебек хис итәсең.
Тулбай авылы китапханәсе "Балалар һәм музей" көне уңаеннан, балалар белән китапханәдә оешкан кечкенә генә музей белән танышты. Кулдан ясалган эш кораллары белән кызыксындылар. Авылыбыз халкы тапшырган әйберләр белән таныштык, яшь буынга рухи байлыгын саклауда, гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнүдә ярдәм итә. Музей материаллары - укучылар өчен үзе бер хәзинә. Тарих белән кызыксыналар икән, димәк музейларның киләчәге бар.