"Татарның моңлы сандугачы"
#ГодпедагогаинаставникавРоссии
#ГоднациональныхкультуритрадицийвТатарстане
#Кадряковскаясельскаябиблиотека
Татар халкының легендар җырчысы , ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әлфия Авзалованың тууына 90 ел.
19 январьдә Кадрәк авыл китапханәсендә "Татарның моңлы сандугачы" дип исемләнгән искә алу кичәсе уздырылды. Катнашучылар җырчының "Үзем турында" китабы, журнал битләрендә басылган мәкаләлар белән таныштылар. Видеоязма карадылар. Әлфия апа турында хәтирәләр яңартылды. Күңелләргә кереп калган җырлары тыңланылды.