Центральная библиотека

“Холокост"

#Россиядәукытучыһәмостазелы
#Татарстандамиллимәдәниятләрһәмгорефгадәтләрелы
#ХәтерАтнасы2023
#Бикбауавылыкитапханәсе
Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне - 27 январьдә билгеләп үтелә. Бүген 20 январь, бу истәлекле көнне китапханә китап укучылар белән Холокост корбаннарын искә алды. Әлеге датаның нигезе итеп совет гаскәрләре тарафыннан Сугыш елларында Польша территориясендә урнашкан Освенцимны азат итү көне алына. Кызганыч статистика күрсәткәнчә , үзгамәлдә булган чорда Освенцим миллион ярымнан да ким булмаган гаепсез кешеләрне, шул исәптән хатын-кызлар һәм балаларны һәлак иткән . Кайгылы бәйрәм көне Холокост корбаннары турында онытырга мөмкинлек бирми һәм бөтен дөнья гражданнарына аларны искә алу мөмкинлеге бирә .
Китапханәче “Холокост" сүзенә аңлатма бирде, еврей халкының батырлыклары турында сөйләде . Холокост корбаннарын искә алып шәмнәр яндырылды, шигырьләр укылды .