"Язучы - художник"
#ГодпедагогаинаставникавРоссии
#ГоднациональныхкультуритрадицийвТатарстане
#НаратлыКичускаясельскаябиблиотека
17 гыйнварда Татарстанның халык язучысы, драматург, публицист Аяз Гыйләҗевның тууына 95 ел. Татар әдәби мирасына зур өлеш керткән язучының "Өч аршин җир", " Яра", "Ягез, бер дога! ",
"Язгы кәрваннар " һ. б. әсәрләре һәрберсе милләт, ил язмышына битараф булмаган оста каләм иясе кулы белән язылган хәзинәләребез. Алар - безнең милләтебезнең рухи байлыгы, милли үзенчәлекләре турында чорыбыз вакыйгаларына бәйләп язылган әдәби әсәрләр. Аяз Гыйләҗев әсәрләренең тәрбияви кыйммәте әйтеп бетергесез зур. Язучының әсәрләрен укучыларыбыз бүгенге көндә дә яратып укыйлар.
Татар язучысы, ТАССР Дәүләт премиясе лауреаты Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев тууына 95 ел уңаеннан, 17 гыйнвар көнне Наратлы-Кичү авылы китапханәсендә "Язучы - художник" дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды. Күргәзмәдә язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләүче китаплар, шулай ук аның булган төрле еллардагы әсәрләре китап укучыларга тәкъдим ителде.