"Туган ягым - гөлләр иле"
#ГодпедагогаинаставникавРоссии
#ГоднациональныхкультуритрадицийвТатарстане
#НаратлыКичускаясельскаябиблиотека
Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Гөлшат Зәйнашева (1928-2005) иҗатын татар халкы, әдәбият, сәнгать сөючеләр, бигрәк тә җыр яратучылар яхшы белә. Үзенең халыкчан, оптимистик киңкырлы (шигърият, драматургия, публицистика) иҗаты белән ул күпләр күңелендә. 2023 елның 13 январендә Гөлшат Зәйнашеваның тууына 95 ел тулу уңаеннан Наратлы-Кичү авыл китапханәсендә "Туган ягым - гөлләр иле" исемле күргәзмә ясалды һәм китап укучыларга тәкъдим ителде. "Әдәби хәзинә" берләшмәсе әгъзалары белән Гөлшат Зәйнашеваның шигырьләрен укыдык, җырларын җырладык, Гөлшат апа турында хатирәләрне яңарттык.