"Милләтебезнең талантлы кызы"
#ГодПедагогаиНаставникавРоссии
#ГодНациональныхКультуриТрадицийвТатарстане
#ТатМушугинскаясельскаябиблиотека
Быел шагыйрә Гөлшат Хисам кызы Зәйнашеваның тууына 95 ел. Г.Зәйнашева-күренекле татар шагыйрәсе,драматург, Г.Тукай исемендәге премия иясе, бик күп танылган җырлар авторы.Тат.Мөшеге авыл китапханәсендә бу уңайдан "Милләтебезнең талантлы кызы" исемле китап күргәзмәсе куелды. Китап укучылар белән шагыйрәнең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләштек, шигырьләрен укыдык. Гөлшат Зәйнашеваның иҗатына гашыйк иң актив китап укучыбыз Мостаева Вәсимә апа үзенең яраткан шигырен укый.