"Моңнар бәйрәме"
#ГодпедагогаинаставникавРоссии
#ГоднациональныхкультуритрадицийвРеспубликеТатарстан
#Верхне-Юшадинскаясельскаябиблиотека
Шагыйрә Гөлшат Хисам кызы Зәйнашева 1928 елның 13 гыйнварында Татарстанның Тукай районы Иске Теләнче авылында урта хәлле игенче гаиләсендә туа. Г. Зәйнашеваның беренче иҗат тәҗрибәләре - шигырьләре, җырлары, эстрада әсәрләре илленче елларның ахырларында көндәлек матбугатта басылып чыга башлыйлар. Ул бигрәк тә җыр жанрында актив иҗат иткән язучы.
Китапханәдә "Моңнар бәйрәме" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Иҗаты белән таныштык. Һәм язучының шигырьләрен укыдык.