"Милосердие-Мәрхәмәт"
13 январь - якташ язучыбыз җырчы-шагыйрә Гөлшат апа Зәйнәшевага 95 яшь. Барлык китапханәчеләребез дә бүген аның иҗатына багышлап китап күргәзмәләре ясалдылар, кичәләр, туры эфирлар үткәрделәр, шигырьләрен укыдылар.
Минзәлә районы хатын-кыз депутатларының "Милосердие-Мәрхәмәт" оешмасы җитәкчесе, Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы Шәрипова Алия Әзһәм кызы бу көнгә ямь өстәп, районыбызның һәр китапханәсенә Гөлшат Зәйнәшеваның 2 томлы җыентыгын бүләк итте.
Бу безнең өчен бик зур бүләк, чөнки нинди генә чара үткәрсәк тә, Гөлшат апаның иҗатына мөрәҗәгать итәбез.
Барлык китапханәчеләр исеменнән Сезгә зур рәхмәт, алдагы эшләрегездә зур уңышлар юлдаш булсын.