Центральная библиотека

"Әдәби геройлар җанлана"

#культурадляшкольников
#кышкыканикуллар
#Әтрәклеавылкитапханәсе
7 январь көнне китапханәдә балалар киносы көне уңаеннан чара үткәрелде. "Әдәби геройлар җанлана" исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар киносы сәнгатенең тарихы белән таныштырылды. Кино төшерү барышында, төп рольне әдәбият геройлары уйный. Әдәбият, театр, рәсем сәнгате, музыка белән бергәлектә кино сюжеты туа. Укучылар тарафыннан теләп кабул ителгән әдәби геройлар, инде әллә кайчан язылган булсалар да, һәрвакыт актуаль булып калалар. "Көлсылу"
(1697 ел), "Маугли" (1894 ел), "Снежная королева" (1844 ел) кебек фильмнарны балалар бүген дә рәхәтләнеп карыйлар.
Россиядә революциягә кадәр дә балалар өчен киносеанслар оештырылган. "Дедушка Мороз"
(1910 елда), "Царевна- лягушка"
(1911 елда) фильмнары тәкъдим ителгән. Еллар үтә торган, кинофильмнар да, аларның төрләре дә күбәйгән, сыйфаты да яхшыра барган. Бүгенге көннәрдә, балалар өчен кинолар бик күп, төрле сюжеттагылары бар. Аларда балаларны тәртипкә, намуслы, әдәпле булырга өйрәтүчеләре күбрәк булсын иде дип телибез. Чарада катнашучыларга "Әкият героен тап!" исемле викторина сораулары бирелде. Соңыннан бергәләп, "Чебурашка" мультфильмын карадык.