Суык балаларны куркытмый.
#Россиядәукытучыһәмостазелы
#Татарстанреспубликасындамиллимәдәниятләрһәмгорефгадәтләрелы
#Кышкыканикуллар
Суык балаларны куркытмый.
Кышкы сихри матурлык балаларны гына түгел, зурларны да гел урамга дәшә. Җир өстен каплаган ап-ак кар, энҗе кебек ялтырап, күзләрне иркәли. Балалар җылы киемнәрен киеп урамга ашыгалар. Анда бик рәхәт һәм күңелле. Кышкы каникул вакытында балалар чыр-чу килеп тау шуалар, кар атышлы уйныйлар, кар бабайлар ясыйлар Суык битләрен чеметсә дә, курыкмыйлар, чөнки сәламәт тәндә- сәламәт акыл дип юкка гына әйтмиләр.