"Музей һәм балалар"
#Зимниеканикулы
#Бикбуловскаясельскаябиблиотека
Балаларда туган илгә мәхәббәт, халкыбызның үткәндәге истәлекләрен хөрмәт итү, хәзерге казанышларына ихтирам һәм горурлык хисләре, милли аң тәрбияләүдә, балаларга патриотик тәрбия бирүдә музей зур әһәмияткә ия.
4 январь көнне Бикбау авылы китапханәсе, "Музей һәм балалар" атналыгы кысаларында, “ Музейлар.Музейларның төрләре" дип аталган танып-белү экскурсиясе үткәрде. Әфганчылар музеенда балалар Әфган сугышы сугышчы -интернационалистлары турында күп кенә мәгълүмат тыңладылар, кызыксынып экспонатларны карадылар һәм сораулар бирделәр. “Әфганстан-йөрәк ярам" дип аталган презинтация карадылар.
"Туган як" музеенда сугыш чоры истәлекләре, татар халкының көнкүреш тарихы, гореф-гадәтләре, тормышта элек кулланылган әйберләр турында сөйләнде.Балаларга музейда булу бик ошады.