"Йомшак күңелле, каты токым"
#ГодпедагогаинаставникавРоссии
#Россиядәукытучыһәмостазелы
#ГоднациональныхкультуритрадицийвРеспубликеТатарстан
#Татарстанреспубликасындамиллимәдәниятләрһәм
гореф-гадәтләрелы
#Подгорнобайларскаясельскаябиблиотека
#ТауастыБайларавылкитапханәсе
Шамил Мотыйгулла улы Бикчурин - Татарстанның нефть районында туып үскән, нефть чыгару эшендә үзе дә якыннан катнашкан һәм үзенең иҗатын бөтенләе белән диярлек нефть темасына багышлаган прозаикларның берсе иде. Без бүген язучының иҗаты белән якыннанрак танышу максатыннан, "Йомшак күңелле, каты токым" дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрдек. Ш. Бикчурин үзенең нефтьчеләр тормышына һәм хезмәтенә бәйле бай тәҗрибәсен бер фокуска туплап,, киң планлы "Каты токым" романын яза. Китап укучылар белән берлектә бу романнан бик тә кызыклы өзекләр укыдык. Авылыбыз яшьләрендә язучының иҗатына карата зур кызыксыну уянды Һәм бик күп китапларын өйгә укырга алдылар.