"Батырлар бит ике тапкыр үлми, Җирдә алар мәңге балкырлар"
#ГодкультурногонаследиянародовРоссии
#Россиядәхалыксәнгатеһәммәдәнимираснысаклауелы
#Годцифровизациивреспубликетатарстан
#Татарстанреспубликасындацифрлаштыруелы
#125летМензелинскийМЦБ #юбилей
#Деуковскаясельскаябиблиотека
#Дәвекавылкитапханәсе
9 декабрь - Ватан геройларын искә алу көне. Һәр төбәк, һәр ил тыныч хезмәттә, изге яуда батырлык, чиксез каһарманлык үрнәге күрсәткән геройлары белән горурлана. Аларны баш иеп хөрмәтләү, зурлап искә алу максатыннан Дәвек башлангыч мәктәбе укучылары һәм укытучылары белән берлектә "Батырлар бит ике тапкыр үлми, Җирдә алар мәңге балкырлар" дип исемләнгән әңгәмә уздырылды. Без балаларга районыбызның Советлар Союзы геройлары турында, һәм авылдашыбыз "Кызыл йолдыз" ордены кавалеры Харисов Гариф Харис улы турында сөйләдек.