Центральная библиотека

"Исемең билгесез, батырлыгың үлемсез"

#Россиядәхалыклармәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#Тауастыбайларкитапханәсе
#Билгесезсолдаткөне.
3 нче декабрь Билгесез солдат көне буларак билгеләп үтелә. Билгесез солдат көне - безнең халыкны берләштерүче, безгә үз тарихыбызны онытмаска, бабаларыбызның батырлыкларын искә алырга мөмкинлек бирүче тагын бер истәлекле дата. Бу көн сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган сугышчыларыбызның хәрби батырлыгын мәңгеләштерү көне булып тора. Шул уңайдан бүген Тауасты Байлар авыл китапханәсендә "Исемең билгесез, батырлыгың үлемсез" дигән китап күргәзмәсе төзелде. Авылыбыз яшьләре белән берлектә бу бәйрәмнең тарихы, хәрби батырлык һәм һәлак булган солдатларыбызның исемнәре билгесез булган батырлыклары белән таныштык. Шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында солдат батырлыклары турында язылган шигырьлэр укыдык.