Центральная библиотека

"Тормыш ямен мактаучы әдибә"

#ГодкультурногонаследиянародовРоссии
#ГодцифровизациивреспубликеТатарстан
#125летМензелинскийМЦБ #юбилей
#Аюскаясельскаябиблиотека
18 ноябрь көнне язучы
К. Тимбикованың тууына 85 ел тулу унаеннан, Аю авыл китапханәсендә "Тормыш ямен мактаучы әдибә" исеме астында күргәзмә куелды һәм шул ук исемдә әдәби сәгать үтте. Китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. “Тәңкәле тау” әсәре буенча фикер алышу булды.
Өлкән буын китап укучыларыбыз язучы К.Тимбикованың иҗаты башланган чорларда, 1960 еллар башында, Аю авылына иҗади командировкага килүен җылы хисләр белән искә алдылар. Аны фатирга Гаптелгалиева Мөслимә әбигә кертәләр. Мөслимә әбинең кызы, Лиза апа К.Тимбикованы бик гади, аралашучан булып истә калды, диеп сөйләде.Ул авылда 15 көн була, шул вакытта ул көн дэ механизаторлар, терлекчеләр белән аралаша. Казанга кайтканнан соң аның, “Азат хатын” журналында «Рассвет» колхозы(Аю авылы) тормышына багышланган зур күләмле мәкаләсе басылып чыга.
Максат: К.Тимбикова әсәрләрен пропагандалау.