Центральная библиотека

''Кояш балкышы''

#Россиядәхалыклармәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#Бикбауавылыкитапханәсе
16 ноябрь көнне Бикбау авылы китапханәсендә, язучы, журналист, публицист, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Кояш Тимбикованың тууына 85 ел тулу уңаеннан ''Кояш балкышы'' дип исемләнгән китап кургәзмәсе куелды. Китапханәче китап укучыларны язучының тормышы һәм ижат юлы белән таныштырып үтте, әсәрләреннән өзекләр укылды. Аның әсәрләре укучылар йөрәгендә туган җиребезгә мәхәббәт тәрбияли, әйләнә- тирәбезне саклауның никадәр әһәмиятле булуын искәртә. Язучының әсәрләре рус, башкорт, үзбәк, белорус һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән. Китаплары китап укучыларга тәкъдим ителде.