''Китаплар яшәгән йортка''
#Россия халыкларымәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей
#Бикбауавылыкитапханәсе
12 ноябрь көнне китапханә кечкенәләр белән ''Китаплар яшәгән йортка'' сәяхәт ясады. Китап ул һәр кешенең тормышына бик кечкенә чагыннан ук килеп керә. Бала йөрергэ һәм сөйләшергә өйрәнүгә китапка кулын суза, башта матур сурәләрен карый, аннары ниндидер сәер билге -тамгалар кушылудан ''Әни'' дигән яраткан сүзе барлыкка килүгә гажәпләнә. Шушы мизгелдән башлап китап аны бөтен тормышы буена озата бара.
Балада китапка мәхәббәтне укый белә башлагач түгел, тирэ - як дөньяны аңлый башлагач ук тәрбияләргә кирәк. Әти-әни, әби-бабай китаплар укырга ярата, өйдэ китаплар була икән, бала үзеннэн-үзе китапка тартыла.
Шул максаттан, кечкенәләрне балалар китабы почмагы белән таныштырып үтелде, китапларның ничек куелышы , китапны ничек сайлап алу мөмкинлеге турында алатылды. Китаплар укып, мультфильмнар карадылар. Күрсәтелгән хәрефләрне, хайваннарны, яшелчәләрне танып исемнәрен әйттеләр.
Китап кешедә күркәм сыйфатлар тәрбияли, дөньяны танып белергә булыша. Әйдәгез барыбыз да китап белән дус булыйк! - дигән теләктә калабыз.
Катнашты: 3 бала, 2 зур.