"Әдәби квест"
#Россияхалыкларыныңмәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей
#Әтрәклеавылкитапханәсе
Укылган китапларны, үзләре таныган әдәби геройларны хәтерләрендә ныграк саклап калу өчен, балалар белән әледән - әле уеннар оештырыла. 8 ноябрь көнне "Әдәби квест" исемле чара үткәрелде. Ике командага бүленеп, балалар яшерелгән хәрефләрне эзләп таптылар. Һәм шул хәрефләргә башланган әкият геройларын эзләделәр. Китапханәче укыганнан, характерлары буенча әдәби геройларның исемнәрен белүләрен күрсәттеләр. Г.Тукай һәм А.С.Пушкин әкиятләреннән пазллар җыйдылар. Ә иң азактан "Мәйдан" һәм "Сабантуй" журналларында басылган сканвордларны чиштеләр. Әлбәттә инде, дуслык җиңде. Ә балалар үзләренең зирәклекләрен һәм күп белүләрен күрсәттеләр.