Халкыбызның тарихы
#Россияхалыкларыныңмәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей#Иделбуеболгардәүләтехалыкларыныңисламдиненкабулитүенең1100еллыгы
#Әтрәклеавылкитапханәсе
Татар халкының мең елдан артык дәүләтчелек тарихы бар. Халкыбызның тарихын, мәдәниятен өйрәнү - зур җаваплылык булып тора. 2022 елда Идел буе Болгар дәүләте халыкларының ислам динен рәсми төстә кабул итүенең 1100 еллыгы билгеләп үтелә. Ислам динен кабул итү халкыбызны дошманнарына каршы тора алырлык итеп туплану, икътисад мәсьәләләрен җайга салу, мәдәниятен күтәрү өчен ныклы нигез бирә. Авылыбыз мәчетендә шушы теманы яктырткан китаплар белән таныштыру оештырылды, һәм имам - хәзрәтебез Рифкать абый Ахметов, Шайхуллин Расих абыйлар әңгәмә алып бардылар.