"Акланган исемнәр"
#ГодкультурногонаследиянародовРоссии
#ГодцифровизациивРеспубликеТатарстан
#125летМензелинскойМЦБ
#юбилей
#Аюскаясельскаябиблиотека
26 октябрь көнне Аю авыл китапханәсендә, 30 октябрь репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан, "Акланган исемнәр" астында әдәби сәгать үтте. Китапханәче укучыларны сәяси репрессия корбаннарын туплап чыгарылган Хәтер китабы белән таныштырды. Шул чорның аяныч язмышына дучар ителгән язучылар Х.Туфан, И.Салаховның тормышлары һәм иҗатлары белән танышып фикер алышу булды. Китап укучыларга "Тарихтагы кара тап" исеме астында китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Максат: репрессиягә дучар ителгән язучыларның иҗатларын пропагандалау.