"Сердәш"
#Россияхалыкларыныңмәдәнимирасыелы
#Татарстандацифрлаштыруелы
#125летМензелинскойМЦБ#юбилей#Әтрәклеавылкитапханәсе
Якташыбыз Минзәлә районының күренекле шәхесе, шагыйрь Рәшит Гәрәйнең иҗаты шигырь яратучылар өчен таныш. Чөнки үткәрелүче чараларда бик еш аның шигъри юллары яңгырый. Ә шагыйрьнең тормыш һәм иҗади юлын бәлки бөтенебездә белеп бетермибездер. Ә Минзәлә Үзәк китапханәсендә бай, бик матур музее эшләп куелуын да барысы да белеп бетермәве бар. Китапханәдә үткәрелгән шигырьле сәгатьтә менә шулар белән таныштырылды. Рәшит Гәрәйнең халыкчан шигъриятендә табигать, кешенең шатлык - көенечләре, яшәештәге гадәт - йолаларны яктырту төп урын алып тора. Шигырьләре көйгә салынып, җырлап укыла. Чарада шигырьләрен укыдык та, тыңладык та. "Сердәш" өлкәннәр клуб берләшмәсенең шигъри күңелле Кифая апа Рахматуллина һәм Гильмуллина Гөлгенәләр дә үзләренең язган шигырьләре белән таныштырдылар.