Центральная библиотека

Кызыл Китап

#ГодкультурногонаследиянародовРоссии
#Россиядәхалыксәнгатеһәммәдәнимираснысаклауелы
#Годцифровизациивреспубликетатарстан
#Татарстанреспубликасындацифрлаштыруелы
#125летМензелинскийМЦБ #юбилей
#Деуковскаясельскаябиблиотека
#Дәвекавылкитапханәсе
Кызыл Китап - сирәк очрый торган һәм югалу куркынычы янаган үсемлек һәм хайван төрләре исемлеге, аларның элеккеге һәм хәзерге таралышы, төрләрнең саны азаю яки бетү сәбәпләре, яңадан торгызу, саклауда кабул ителгән һәм зарури чаралар теркәлгән басма.
Кызыл китапның халыкара, милли һәм төбәк вариантларын аерып йөртәләр, шулай ук үсемлекләр, хайваннар һәм башка систематик төркемнәргә караганнары бар.
Кызыл китапка кертелгән хайваннарны аулау һәм үсемлекләрне җыю дәүләт органнарының махсус рөхсәте белән генә башкарыла. Балалар белән берлектә китапка күзәтү ясалды, сирәк очрый торган үсемлек һәм кошлар турында укыдык. Максатыбыз бала кулына китап алып нәрсәдә булса укыса, кызыксынса аның фикерләү дәрәҗәсе арта.